Понедельник, 20.05.2024, 22:56
| RSS
Главная |
Меню сайта
Категории раздела
Семинары [24]
Конференции [14]
Аттестация [3]
ПНПО [6]
Конкурсы [40]
Разное [33]
Олимпиады [3]
Календарь
«  Январь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Фотографии
Поиск
Друзья
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Статистика
    Погода
    GISMETEO: Погода по г.Аксубаево
    МО и Н РФ
    МО и Н РТ
    Грант
    Информационно - методический центр Аксубаевского района РТ
    Главная » 2011 » Январь » 17 » 110 летие Хасана Туфана
    17:01
    110 летие Хасана Туфана

    Туфан туган көн.

     

    2010 нчы елның 16 нчы декабрендә Хәсән Туфанның тууына 110 ел тулуны билгеләп үттек.Бу бәйрәмдә мәктәп балалары да,укытучылар да, район җитәкчеләре һәм Казан кунаклары да катнашты.Һәркем Туфанга ,аның  шигъриятенә үзенең мәхәббәтен ялкынлы чыгышлары, матур шигырьләре, җыр-биюләре аша белдерергә ашыкты.

    Бәйрәм  бөек шагыйрьнең туган көненәнә республика җәмәгатьчелегенең,җирле администрациянең,мәгариф бүлегенең бу эшкә бик җитди алынуы һәм матур башкарып чыгуы белән халык  күңелендә уелып калды.

    Әзерлек эшләре ел башыннан алып барылды.Иң элек мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты укытучылары җитәкчелегендә Х.Туфаның тормыш юлы һәм  иҗаты буенча презентацияләр конкурсы, стена газеталары,инша ,шигырь бәйгеләре булып узды.Шигырь бәйгесенең икенче туры район мәдәният йортында дәвам итте.

    Җиңүчеләргә зур бәйрәм концертында чыгыш ясау мөмкинлеге бирү балаларда чиксез горурлык уятты. Олылар әзерләгән мондый зур чараларда катнашу балаларның күңелен үстерде,канатландырды. Шуңа күрә  укучыларыбыз Бикулова Айгөлнең (Иске Мукшы урта мәктәбене укучысы) Җамалетдинов Илшатның (Иске Кыязлы мәктәбе  укучысы), Гүзәл Гыйльметдинова  (Иске Ибрай урта мәктәбе укучысы), Алсу Нуретдинованың  (Яңа Кармәт мәктәбе укучысы)  чыгышларын тамашачы кайнар  алкышларга күмде. Балаларның чыгышы тәҗрибәле артистлар чыгышыннан калышмады.Нур өстенә нур дигәндәй, якташыбыз ,җәмәгать эшлеклесе , язучы ,журналист Роза Туфитуллованың чыгышы , шагыйрь Ркаил Зәйдулланың шигырьләре ,һ.б.кунакларның чын йөрәктән  Туфанны искә алулары бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде.

    Роза Туфитуллованың  Россия Федерациясе фәннәр Академиясенең чиксез галәмдәге бер планетага Х. Туфан исеме бирелүе  турындагы рәсми белешмәсен район башлыгы Камил Камал улына тапшыру мизгелләре вакытында  йөрәкләрдә  кабынган горурлык хисләре кунакларның да , аксубайлыларның да хәтерендә мәңге сакланыр.

     

     Аксубай мәгариф бүлеге мәгълүмәти үзәгенең  баш белгече

    Хәбибуллина Миңнеруй Исламовна.

     

    Категория: Разное | Просмотров: 1382 | Добавил: imc | Рейтинг: 0.0/0
    Всего комментариев: 0
    Имя *:
    Email *:
    Код *:
    Copyright MyCorp © 2024